Дөнья матур татар телендә шигырьләр
Размер шрифта: 13

© Гүзәл Идрисова, 2025
ISBN 978-5-0065-8929-2
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Кереш сүз
Кадерле дуслар!
Дөнья искиткеч матур. Гүзәллекне тик күрә белергә кирәк. Ә иң мөһиме – җир шарында беркайчан да сугышлар булмасын! Тыныч тормышта, иркен сулап, дус яшәсәк, бәхет һәм шатлык белән тулыр күңелләр. Оҗмах рәхәтлеге кичереп, Ходайга рәхмәтле булып, яшик җирдә, дуслар!
Балалар бакчасы
- Балалар бакчасына көн дә
- Мине итеп куялар.
- Түзеп тор инде, дип,
- Яратып алгач, калдыралар.
- Кадерле кешеләрем
- Һәрчак ашыгалар.
- Әтинең дә, әнинең дә,
- Мөһимерәк эше бар.
- Елар идем, яшем чыкмый,
- Кычкырсам, оят кешедән.
- Барсы мине күзәтә
- Ачык калган ишектән.
- Зур адымнар белән
- Кереп китәм бүлмәгә.
- «Мин килдем, каршылагыз,
- Әйдәгез, уйныйк бергә!».
- Уен артыннан уен,
- Бәләкәчләр күп, күңелле.
- Барлык хәсрәтләремне
- Мин оныттым, шикелле.
- Рәхәтләнеп йокладык,
- Тәмле итеп, сыйлангач.
- Рәхмәт барысына да,
- Безне яхшы карагач.
- Бик озак түздем,
- Сагындым әти – әнине.
- Вакытны белмим шул,
- Өйрәнмәдем әле сәгатьне.
- Кинәт, ишек ачылды,
- Әнине күреп калдым,
- Биш көн күрмәгәндәй,
- Кочагына ташландым.
- Иртәгә нәкъ шундый
- Көн янә кабатлана.
- Зурларча тормыш
- Менә шулай башлана.
Серле курчаклар
- Балалар бакчасыннан
- Без өйгә таралышкач,
- Ни эшли икән курчаклар,
- Үзләре генә калгач.
- Сүз дәштереп булмый,
- Тыйнаклар инде бигрәк.
- Эх, төнлә барып,
- Күзәтәсе иде әзерәк.
- Мөгаен, пыр тузып,
- Кычкырышып, йөгерәләр.
- Бездән күреп, шым гына,
- Мөгаен, барсын өйрәнәләр.
- Без иртән килүгә,
- Акыллы итеп утырып,
- Бер ни дә булмагандай,
- Кинәт калалар тынып.
Егылсам, еламыйм
- Дуслар белән уйнарга
- Ашыгып йөгергәндә,
- Очып, барып төшәм,
- Тагын яра тезләрдә.
- Мин, егылсам, сиздермим,
- Бик килсә дә еласы.
- Бәлки, мине тәрәзәдән
- Күзәтәдер берәйсе.
- Бер ни булмагандай,
- Җайлап кына басам.
- Аркамны туры куеп,
- Мин алга барам.
- Тирән мәгънәле сүзләрне
- Үскәч кенә аңладым.
- Егылу оят түгел,
- Оят, адым ясамасаң.
Нәни дуслар
- Мин бүген бай
- Миндә кәнфит бар.
- Берәү түгел, бишәү,
- Сыйлыйм сезне, дуслар.
- Беренчесе Айгөлгә,
- Икенчесе Гөлназга,
- Өченчесе Алсуга,
- Дүртенчесе Чулпанга.
- Таратып беттем,
- Бишенчесе үземә.
- Тәмлекәч авызда эри,
- Әй рәхәт күңелемә.
Хәлең ничек, авылым?
- Авылыма кайттым,
- Эх, шат җырлый күңелем.
- Озак күрешмәдек бит,
- Саумы, ничек хәлең?
- Әй, сагындым үзеңне,
- Төшләремдә күрәмен,
- Бәпкә үләнле тугайдан
- Ялан аяк йөгерәмен.
- Таңнарың, иртәләрең
- Әле дә шулай матурмы,
- Зәңгәр күлеңдә йөзгән
- Аккошларың парлымы?
- Кичен клубтан кайтканда,
- Көлешәме егет – кызлар,
- Гармун моңын ишетәме,
- Тынып калган урамнар?
- Киң иген басуларында
- Гөрлиме комбайннар,
- Җырлап, эштән кайтамы
- Уңган савымчылар?
- Ниләр уйлыйсың, авылым,
- Яхшымы соң кәефең?
- Авыл яме кешеләрдә,
- Алар кулында киләчәгең.
- Тырыш, авылым, тырыш,
- Икенче сулышың ачылыр.
- Килер вакыт, ышанам,
- Барсы ал да гөл булыр!
Авыл тормышы
- Уч төбендәгедәй күренә
- Авылда яшәүченең тормышы.
- Теге очта төчкерсә,
- Бу очта ишетелә тавышы.
- Синең һәрбер адымыңны
- Кеше ярата күзәтергә.
- Туры атлыйсыңмы, кыешмы,
- Әзер гел гаепләргә.
- Авылда «сарафан радиосы»
- Бик яхшы эшли.
- Үзе бер дә атылмый,
- Хәбәрнең төрлесен сөйли.
- Яшерә алмассың сереңне,
- Уяу авылдаш һәрчак.
- Барыбер барысы беленә,
- Менә оят була азак.
- Үзең булып кал,
- Яшә үзең теләгәнчә.
- Язмышың матур язылыр,
- Уйларың булса изгелектә.
- Качма да, яшеренмә дә,
- Тыныч булсын сулышың.
- Сокландыр бар халыкны,
- Балкып торсын тормышың.
Россия халкы түземле
- Салкын булса да, кышны
- Сагынып, көтеп алабыз.
- Ап – ак карлар яуса,
- Яктырып китә дөньябыз.
- Җылы кием киябез дә,
- Йөгереп чыгабыз тышка.
- Кышкы һава саф,
- Димәк, бай кислородка.
- Энҗе карлар ява,
- Күпләп төшә күктән.
- Атлауы рәхәт, җиргә
- Йомшак келәм җәелгән.
- Кояшта пешкән алмадай,
- Алсуланып, яна битләр.
- Суык чеметеп алса да,
- Күтәренке кәефләр.
- Кырык градуслы салкын,
- Кемдер туңдырма ялап,
- Үтеп китсә янәшәдән,
- Беркем калмый аптырап.
- Кышын өшетә, чыдайбыз,
- Җәен интегәбез эссегә.
- Россия халкы түземле,
- Юк тиңнәр безгә.
Вәгъдәләр бирмә
- Зәңгәр күктәге йолдызны
- Алып бирермен димә,
- Синең өчен хәтта
- Айга менәрмен димә.
- Диңгез төбенә төшеп,
- Энҗе эзләрмен димә.
- Биек кыя башыннан
- Эдельвейс өзәрмен димә.
- Сиңа гына багышлап,
- Җырлар язырмын димә.
- Синең өчен ташкынга
- Сикерергә әзермен димә.
- Мин сиңа дөньяны
- Бүләк итәрмен димә.
- Галәмнең бар байлыгын
- Алдыңа салырмын димә.
- Бәхет өчен күп кирәкми,
- Җылы телим күңелемә.
- Тик янымда бул һәрчак,
- Яратып кара күзләремә.
Мичтә пешкән көлчәләр
- Мөрҗәдән төтен чыга,
- Димәк, ягылган мичләр.
- Көлчә белән сыйлап,
- Ипи пешерә әниләр.
- Көлчә тәмен авылда
- Белә һәр бала.
- Ипи пешергән көнне
- Зур бәйрәм була.
- Утлы күмер өстендә,
- Кызган табада ятып,
- Нәни көлчәләр пешә,
- Кояштай, алсуланып.
- Табадан төшкән ризыкны
- Көтеп торабыз, түзеп.
- Эссе көлчә эләктергәч,
- Суытабыз, аңа өреп.
- Өстенә каймак ягып,
- Тәмләп карыйбыз.
- Искиткеч шәп,
- Шатланып ашыйбыз.
- Самовар җырлап утыра,
- Әниебез ясый чәй.
- Хуш исләр тарала,
- Мичтә өлгерә ипекәй.
- Мичтә пешкән көлчәләр
- Кибеттә сатылмыйлар.
- Эх, еракта калды инде
- Бәхетле бала чаклар.
Рәхәт яши беләбез
- Үәт, заманалар килде,
- Тагын нәрсә күрербез?
- Ашарга пешерәсе килми,
- Рәхәт яши беләбез.
- Зур тартмага салып,
- Өйгә китереп бирәләр.
- Җаның нәрсә тели,
- Мөһим түгел бәяләр.
- Элек мич ягарга
- Утын кисеп интеккәннәр.
- Хәзер газ да, ут та бар,
- Ә пешерергә иренәләр.
- Кешеләр мода куа —
- Олы размерлы киемнәр.
- Теләсәң күпме аша,
- Күренми ич нәтиҗәләр.
- Пицца ашап кына,
- Яшьләр гомер уздыра.
- Хәлләр яхшы, шәп,
- Сау бул, матур фигура!
Кем белән дус булырга?
- Бүре усал, куян куркак,
- Төлке үтә хәйләкәр.
- Ә бурсык әнисенә
- Юкны – барны эләкләр.
- Аю ярата урлашырга,
- Кортларның очып киткәнен
- Карап кына тора да,
- Тотына бал ашарга.
- Кабан дуңгызы теләми
- Үзен үзе карарга.
- Аңа кирәк, рәхәтләнеп,
- Пычракта ятып аунарга.
- Тиен уңай сыйфатлы,
- Аны уңган диләр.
- Ару – талуны белмичә,
- Йөгереп, эшләр.
- Тиен белән дуслаш,
- Дип, әнисе өйрәтә.
- Керпе тыңлый әнисен,
- Киңәшләре яхшы бигрәк тә.
Акыллы кошлар
- Өй алды яшел чирәм,
- Бәпкәләр үлән чүпли.
- Янәшәдә генә әти – әни
- Балакайларын күзли.
- Бала җанлы казлар да,
- Бәпкәйләрен калдырып,
- Бер адым ерак китмичә,
- Үстерәләр, дулкынланып.
- Бәпкә абынып егылса,
- Янына йөгерә әтисе:
- «Ни булды, бәпкәем,
- Этәрдеме әллә берәйсе?».
- Үзләре генә белгән
- Телдә сөйләшәләр.
- Бер – берсен аңлыйлар,
- Казлар да хас кешеләр.
- Каз гаиләсендә тәртип,
- Су керергә китәләр,
- Ата – ана алдан бара,
- Артта тезелгән бәләкәчләр.
- Әгәр куркыныч янаса,
- Күктә күренсә карчыга,
- Колачын җәеп, ана
- Балаларын тизрәк качыра.
- Күрмәссез казларның
- Балаларын ташлап,
- Кайдадыр йөрегәнен,
- Үзенә генә бәйрәм ясап.
- Шулай яши белми
- Хәтта кешенең кайберсе.
- Гаҗәпкә калдыра гел
- Казның матур гаиләсе.
Безнең өчен
- Безнең өчен туа таңнар,
- Безнең өчен сайрый кошлар.
- Безнең өчен зәңгәр күктә
- Йөзә матур болытлар.
- Безнең өчен энҗе кар ява,
- Безнең өчен ява ләйсән яңгыр.
- Кинәт, безне сокландырып,
- Салават күпере балкыр.
- Безнең өчен кояш елмая,
- Безнең өчен җемелди йолдызлар.
- Безнең өчен бакчаларда
- Алсуланып пешә алмалар.
- Безнең өчен чәчәк ата,
- Гаҗәп нәфис гөлләр.
Продолжить чтение